Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында ВИЧ-инфекцияле бер кеше исәптә тора

18 сентябрьдә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында районнар вәкилләре катнашында "Татарстанда ВИЧ-инфекциянең таралуы" темасына багышланган видеоконференция үтте.

Аны Сәламәтлек саклау министры урынбасары вазыйфасына яңа гына билгеләнгән Сергей Осипов алып барды. Видеоконференциядә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева, район мәшгульлек үзәге директоры Игорь Канашов, "Кайбыч" полиция бүлек­чәсе хезмәткәре Альберт Шәфиев, мәгълүмати-методик үзәк методисты Мария Русова катнашты. Хәзерге вакытта Кайбыч районында бу чирне йоктырган бер кеше исәптә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында ВИЧинфекцияле бер кеше исәптә тора