Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында якынча 4600 кеше тәмәке тарта, шуларның 300е – яшүсмерләр

Кечкенәдән үк тәмәкегә үрелгән кеше кайчан да булса бу яман гадәтеннән баш тарта аламы?

- Әлбәттә, - ди "Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге" учреждениесенең Яшел Үзән районы һәм шәһәре филиалындагы Кайбыч бүлеге мөдире Фәймә Җиһангирова. - Моның өчен тәмәкене рекламалауны тыярга, сату урыннарын чикләргә кирәк.

2013 елның 1 июненнән "Халыкның сәламәтлеген тә­мә­ке төтене тәэсиреннән һәм тәмәке тарту зыяныннан саклау турында"гы федераль закон гамәлгә керде. Бу законны ничек кабул иттеләр, ул тулы куәтенә эшләп китәрме, тәмәке тартучылар саны кимерме соң? Кайберәүләр фикеренчә, закон бар кешене дә бу начар гадәттән тыя алмый, әмма хәзерге һәм киләчәк яшь буынны саклауда өлеше зур булачак. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, тәмәке тарту эпидемиясеннән ел саен алты миллионга якын кешенең гомере өзелә. Аны кулланучыларның яртысыннан күбесе тәмәкегә бәйле авырулардан вафат була. Бу хакта барысы да белә, әмма бәйлелектән котылу җиңел түгел.

Район электр элемтәсе узелы янында җыелып тәмәке тартучы ирләргә игътибар иттем. Югыйсә, хәзер аны тарту урыннары чикләнгән, ә аларның моңа исе дә кит­ми. Тәмәкенең социаль, экологик, икътисади һәла­кәтләр китереп чыгаруы, аның әйләнә-тирәдәгеләргә зыяны турында да уйлап та карамыйлар. Эш вакытында гел биредә тәмәке көйрәтүчегә дә сәламәтлегенә никадәр зыян китерүе турында әйтәм.

- Тәмәкесез торып булмый шул. Мин эш урынымда тартмыйм бит, - дигән җавап ишетәм.

Безнең районда якынча 4600 кеше тәмәке тарта, шуларның 300е - яшүсмерләр. Быел ишемик авыру, хроник бронхиттан, яман шештән 45 кешенең гомере өзелгән. Кызганыч, аларның барысы да тәмәке тарткан, - дигән саннар китерде районның баш эпидемиологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында якынча 4600 кеше тәмәке тарта

2
X