Кайбыч районындагы интернат-йортта яшәүчеләр биредәге үзгәрешләргә сөенә
Әнә шулай хозурлана-хозурлана Федоровское авылындагы Картлар һәм инвалидлар интернат-йортына килеп җитүебезне сизми дә калганбыз. Монда безне гүзәллек каршы алды: ишек аллары шау чәчәккә күмелгән. Беседкада ял итүчеләр нидер турында гәп кора, ара-тирә бәхәсләшеп тә алалар. Әмма бер карт кына читтәрәк утыра, дөньяда бер дә гаме юк кебек. Бөдрә ак каеннар...
- Гомерләр бик тиз уза икән ул. Әле кичә яшь идем, бүген инде ялгызлык, картлык - карт аю артымнан куып килеп тә җиткән. Яшь чак - дәртле чак иде, ә хәзер ялгызым гына үз өемдә яши алмаслык хәлгә килдем. Чит кеше ярдәменә даими мохтаҗмын, хәтерем начарланды. Шулай бервакыт газны сүндерергә онытканмын. Әле ярый бәхетемә күрше хатыны кергән. Ул мине үлемнән саклап калды. Соңрак, район үзәк сырхауханәсенә эләктем. Табибларга зур рәхмәт. Үзем генә яши алмаслыгын белгәч, шушы интернат-йортка җибәрделәр, - дип үзе белән таныштырды 84 яшьлек бабай.
Бүген биредә Гариф абый кебек караучысыз калган утыз әби-бабай гомер йомгагын сүтә. Утызы да - инвалид.
Нишлисең, язмышлардан узмышлар юк шул ул. Интернат-йортта яшәүчеләрне берләштерүче әйбер - барысының да дәүләт кайгыртуында булуында. Алар кебек инвалидлар өчен кабул ителгән "Уңайлы мохит" федераль программасы монда уңышлы тормышка ашырыла. Әлеге программаның максаты - инвалидларга 2016 елга кадәр сәламәтлек саклау, мәдәният, элемтә, социаль яклау органнары, физкультура һәм спорт бүлекләре, торак фонд объектларына, транспортка тоткарлыксыз керүне тәэмин итү буенча шартлар булдыру.
- Бу программа ярдәмендә без быел санитар-гигиена бүлмәсен төзекләндердек. Ремонтка кадәр ул кечкенә генә бүлмә иде, хәзер анда инвалид коляскасы белән дә керергә мөмкин. Кирәк булса, читтән ярдәм, ягъни, хезмәткәрләрне чакыру кнопкасы да куелган. Инвалидлар яшәүче сигез бүлмәдәге ишекләрне киңәйттек. Беренче каттан икенче катка баскычтан тотынып менү җайланмалары куйдык. Күрәсезме, мәгълүмати табло да сатып алдык, - диде интернат-йорт белән җитәкчелек итүче яшь, энергиясе ташып торган Альбина Абитова.
Коляскада йөрүче инвалидлар өчен пандус куелса да, түбәсе булмаган. Хәзер инде түбә дә ясап куйганнар.
- Моңа коляскада гына хәрәкәтләнүче ике бабаебыз шатланып туя алмый, - диде эскәмиядә утыручы картлар елмаеп.
- Без интернат тирәсеннән ерак китә алмыйбыз шул, аякларыбыз тыңламый. Ишек төбенә чыгып утырабыз да гомер юлыбызны, авылларда калган дуслар, күршеләребезне искә алабыз. Элек монда бик утыра алмый идек, үтәли җилгә тиз бирешәбез. Хәзер уңайлы шартлар тудырдылар, шуңа шатланабыз, - дип сүзгә кушылды сөйләшергә яратучы әбиләр.
Биредә яшәүчеләрне санитаркалар карый, шәфкать туташы да бар. Алар картларны саф һавага алып чыга, авыр хәллеләрен процедураларга озата бара, кыскасы, барлык гозерләрен үтиләр. Кибеткә дә, даруханәгә дә барып киләләр, хатлар да язып бирәләр, кирәк булса, китап та укыйлар.
Суыткыч, телевизор, уңайлы җиһаз, чәй сервизы, гөлләр... Монда барысы да бар. Әмма уңайлы яшәү шартлары ул затлы тәрәзә пәрдәләре, заманча техника гына түгел әле. Картлар өчен иң кадерлесе - игътибар, кешечә мөнәсәбәт. Күңелләре назга сусаган булса да алар барыбер бәхетле: дәүләт кайгырта, тормышларын уңайлы итәргә тырыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев