Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районындагы яңа алмагач бакчасында агачлар яхшы үсеп киткән

ТРда игълан ителгән Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елында тФедоровское мәктәбендә укучылар, ата-аналар, элеккеге еллардагы чыгарылышлар 106 төп җиләк-җимеш агачы утыртты.

(«Кайбыч, 28 июль, «Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Михаил Серяков) Евгений Тутаев исемендәге Федоровское урта мәктәбенә унбер авылдан килеп белем ала. Мәктәпнең җиләк-җимештән сыгылып төшкән элеккеге бакчасын Федоровское авылында яшәүчеләрнең күбесе әле дә хәтерли. Ул бакча мәктәпнең зур горурлыгы иде. Еллар узган саен ул үзенең элеккеге матурлыгын җуя барды, агачлар да картайды. Җиләк-җимешнең мул булган еллары аклы-каралы фотосурәтләрдә генә калды. Шуңа да мәктәпнең яңа алмагач бакчасына нигез салырга булганнар. Бу хакта район газетасы сайты хәбәр итә.
Мәктәп бакчасы -белем йорты тарихының аерылгысыз бер өлеше, аның бай мирасы ул. "Мәктәбебезнең яраткан алмагач бакчасы" акциясе укучыларга, укытучыларга һәм ата- аналарга мәктәпнең тарихи үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә кагылырга мөмкинлек бирә. Бу акциядә катнашу кече Ватаныбызның чын патриотлары булуларын аңларга мөмкинлек бирде.
ТРда игълан ителгән Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елындагы бу акция экологик, педагогик һәм социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән. Матур, төзек мәктәп яны бакчасы балаларда гүзәллек дөньясына, туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияли. Мәктәп бакчасы - укучыларның тәнәфес вакытларында, дәресләрдән соң яки җәйге каникулларда буш вакытларын үткәрә торган матур урын да әле ул.
Хәйрия акциясендә Федоровское, Бәли, Олы Колаңгы, Түбән Колаңгы, Колаңгы тимер юл станциясе, Мөрәле, Борындык, Шүширмә, Бортас, Кече Мәме, Малалла, Бушанча авылларыннан 106 гаилә, мәктәп коллективы, "Теремкәй" балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашты.
Хәзер яңартылган бакчада алма, груша, чиянең төрледән-төрле сортлары үсә. Җәйге практика узучы балалар аларны көн дә карап, тәрбияләп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районындагы яңа алмагач бакчасында агачлар яхшы үсеп киткән