Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районындагы юл һәлакәтендә һәлак булучыны җирләделәр

Шимбә көнне Мәлки юлыннан Хуҗа Хәсән авылына кереп китүче юллар киселешендә булган юл һәлакәте турында сайтта хәбәр иткән идек инде.

Сылтама аша кереп карарга мөмкин: http://www.kaibicy.ru/tt/component/k2/item/4067-kaybyichta-kotochkyich-yul-fa%D2%97igase-traktor-bel%D3%99n-uaz-mashinasyi-b%D3%99releshk%D3%99n.html

Бүген ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Тимершин белән элемтәгә кереп, һәлакәттә кем гаепле булуы белән кызыксындык. Тракторчымы, әллә фаҗига урынында һәлак булган УАЗ шоферымы?

- Әле тикшерү эшләре дәвам итә. Шуңа да бу хакта хәбәр итәргә иртәрәк, - диде ул.

Район үзәк сырхауханәсе баш врачы Газимагомед Магомедовтан сырхауханәгә ашыгыч ярдәм машинасы белән китерелгән УАЗ пассажирларының хәлен сораштык.

- Аларның хәле уртача авырлыкта булып кала. Хирург яраларын текте, башка төр операция таләп ителмәде. Зыян күргән 1970 елгы ир-егет һәлак булучының улы, ә сигезенче класста укучы кыз оныгы булып чыкты. Бүген паталогоанатом тикшерүеннән соң Буадан мәетне туган авылына алып кайттылар. Якын кешеләрен соңгы юлга озату өчен улы белән оныгы берничә сәгатькә өйләренә кайтырга рөхсәт сорады. Без аларның хәленә керми булдыра алмадык.

Әйтүләренә караганда, һәлак булучы Чувашиянең Яльчик районындагы Аранчеево авылыннан. Ул Чуваш Чүтие авылында автобустан улы белән оныгын каршылап кайтып килә торган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районындагы юл һәлакәтендә һәлак булучыны җирләделәр