Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районыннан 23 егет армиягә китәчәк

Кайбыч районында хәрби исәпкә алу буенча белгеч Рушания Миңнуллина әйтүенчә, 2013 елгы язгы чакырылышта районнан 23 егет Россия Кораллы Көчләре сафларына алыначак.

29 апрельдә Кошман авылыннан Фаил Сираҗиев, Зур Тәрбиттән Алексей Морозов, Зур Урсак авылыннан Ранис Баязитов бу чакырылышта беренчеләрдән булып армиягә киттеләр.

Район үзәгендә туганнары, дуслары белән бергә аларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов озатып калды. Алар егетләргә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән хәерле юл теләп, әти-әниләренә бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районыннан 23 егет армиягә китәчәк