Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районының дүрт мәктәбендә спорт мәйданчыклары төзеләчәк

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында районнарның башкарма комитеты җитәкчеләренең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасарлары, район журналистлары катнашында киңәшмә үтте.

Киңәшмәне төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов алып барды. Анда сүз районнарда спорт мәйданчыклары төзү, подрядчы төзелеш оешмаларын ачыклау, ике яклы килешүләр төзү, төзелеш материалларын үзәкләштерелгән тәртиптә кайтару хакында барды. Журналистларга спорт мәйданчыклары төзелеше барышын газета битләрендә яктырту бурычы куелды. Фәрит Хәнифов спорт мәйданчыклары төзелгәч аларны карап торучы җаваплы оешма, учреждение булырга тиешлегенә басым ясады. Әлеге киңәшмәдә Кайбычтан башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Фирдүс Әхмәтов, "Кайбыч таңнары" газетасы журналисты Мингазиз Сөнгатуллин катнашты. Фирдүс Әхмәтов әйтүенчә, безнең районда Федоровское, Колаңгы, Зур Подберезье һәм Мәлки мәк­тәпләрендә спорт мәйданчыклары төзеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы спорт мәйданчыклары