Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районының ике авыл җирлеге грант отты

Татарстан Муниципаль берәмлекләре советында авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча игълан ителгән республика бәйгесенә йомгак ясалды.

Ел саен үткәрелүче әлеге бәйгедә быел 43 муниципаль районнан 226 авыл җирлеге катнашкан һәм шуларның 104е җиңүче дип табылган. Җиңүчеләр арасында Олы Подберезье һәм Ябалак авыл җирлекләре дә бар. Грант авыл җирлекләрендә халык тормышы өчен аеруча әһәмиятле объектларның матди-техник базасын ныгыту, социаль инфраструктура объектлары, авыл эчендә юллар төзү, су кертү, техника сатып алу, авылларны төзекләндерү һәм социаль яктан мөһим булган башка мәсьәләләрне хәл итү максатында бирелә. Узган ел грант откан Мәлки авыл җирлегендә трактор сатып алдылар, ә Хуҗа Хәсәндә хәзер шул акчага Киров урамында таш юл салалар, эш ахрына якынлашып килә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районының ике авыл җирлеге грант отты