Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районының ике авыл җирлеге миллионышар сум грант отты

Татарстандагы авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча ел саен бәйге үткәрелә. Аның максаты - районнарның социаль-икътисади тормышын, халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту. Быел бу бәйгедә безнең районның Колаңгы, Багай авыл җирлекләре җиңде һәм берәр миллион сумлык грантка лаек булдылар.

Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы тарафыннан Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә үткәрелүче әлеге бәйге җиңүчеләрен еллык эшчәнлеккә карап билгелиләр. Анда халык саны арту да, салымнар җыю, салым булмаган керемнәр, кече һәм урта эшмәкәрлек, шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны, торак төзелеше дә, башкалар да исәпкә алына. Бәйгедә катнашу өчен республиканың барлык районнарыннан да 217 гариза бирелгән, шуларның 104е җиңүче дип табылган. Узган елларда грант отучылар шул акчага авыл эчендәге юлларны ремонтлаган, су мәсьәләсен хәл иткән, техника сатып алган, башка эшләрне башкарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районының ике авыл җирлеге миллионышар сум грант отты