Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районының мәктәп укучылары җитезлектә көч сынашты

Район мәктәпләре командалары Олы Кайбыч мәктәбе стадионында "Милләтләр кроссы - 2014" кысаларында йөгерү буенча шәхси-команда беренчелегендә катнашты.

Әлеге ярышлар барышында укучылар кыска, озын араларга йөгерүдә, эстафета ярышларында көч сынашты. 2003 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында 60 метрга йөгерүдә Федоровское мәктәбеннән Артем Дунаевка тиңнәр булмады. Олы Кайбыч мәктәбеннән Ислам Баһавиев аннан бераз гына калышты. Надеждинодан Павел Шебалов өченче күрсәткечкә иреште. Ә кызлар арасында бадминтон буенча танылу алган Адилә Хөснетдинова (Борындык) җиңүгә иреште. Бадминтон буенча ярышларда даими призлы урыннар яулап килүче Полина Григорьева (Федоровское) икенче урынга чыкты. Иске Тәрбит мәктәбеннән Нина Николаева - өченче. Адилә белән Полина 800 метрлы арада да үзләрен иң оста йөгерүчеләр итеп танытты. Өченче урын - Иске Тәрбит кызы Нина Николаевада.

1000 метрга йөгерүдә Федоровское мәктәбеннән Илшат Шәрәфиев иң җитезе булды. Иске Чәчкабтан Рамил Гаттаров һәм Мәлкидән Даниил Губеев икенче-өченче урыннарда. 9 класска кадәр укучылар арасында 60 метрга йөгерүдә Кече Мәмедән Тимур Калдин җиңүгә иреште. Бәрлебашы мәктәбеннән Фәнил Өметбаев икенче урынны яулады. Федоровскоедан Даниил Моисеев - өченче урында. Мәлкидән Диана Андреева иң көчлесе иде. Олы Подберезьедан Ксения Новикова һәм Федоровскоедан Алина Ярханова икенче-өченче урыннарны бүлеште. Алина 800 метр арага йөгерүче кызлар арасында да сынатмады, барлык көндәшләрен артта калдырып, финишка беренче килде. Мәлкидән Юлия Крысанова икенче урынга чыкты. Чаңгы буенча үткәрелгән ярышларда даими призлы урыннар яулап килгән Олы Урсак кызы Исламия Кәримова бу ярышта өченче булды.

1000 метрга йөгергән малайлар арасында Тимур Калдин җиңү яулады. Чүтидән Павел Малов финиш сызыгын икенче булып үтте. Аның артыннан ук Олы Кайбычтан Илгиз Ярхәмов өченче килде.

Тугызынчы класска кадәрге укучылардан соң, 11 класслар стартка басты.

100 метрга йөгерүче кызлар арасында Иске Тәрбиттән Хрестина Семенова җиңү яулады. Федоровскоедан Кристина Дунаева - икенче, Олы Подберезьедан Светлана Суганова өченче урында.

100 метр арага йөгерүче егетләр арасында Илмас Гыйсмәтуллин (Федоровское) беренче урында. Олы Урсактан Раил Гыйсмәтуллин, Олы Кайбычтан Ранис Сөләйманов икенче-өченче урыннарны бүлеште.

1000 метр арага йөгерүче кызлар арасында шулай ук чаңгы ярышларында даими җиңү яулаучы Олы Урсак кызы Язилә Сираева бу юлы да сынатмады - финишка беренче килде. Икенче урында Чүтидән Диана Смирнова, өченче урында Олы Кайбычтан Ландыш Сибгатуллина.

1500 метр арага йөгергән егетләрдән Чүти мәктәбе укучысы Игорь Кошкин җиңүгә иреште. Кайбыч марафоны призеры, Федоровсое егете Вадим Моисеев икенче урында. Иске Тәрбиттән Илгизәр Хәйдәров өченче урынны алды.

Ярышларның иң мавыктыргыч мизгеле - катнаш эстафета (2 егет, 2 кыз) булгандыр, мөгаен. Чөнки һәр мәктәп үз командасы өчен җан атты. 9 класска кадәрге укучылар арасында Олы Кайбыч командасы иң җитезе булды. Федоровское һәм Мәлки командалары икенче-өченче урыннарда.

11класска кадәр укучылар арасында федоровскоелылар җиңү яулады. Олы Кайбыч командасы икенче урынны алды. Өченче урын Иске Тәрбит командасына бирелде.

Гомуми нәтиҗәләр буенча төп мәктәпләр арасында Борындык - беренче, Мәлки - икенче, Кече Мәме - өченче урында.

Урта мәктәпләр арасында Федоровское мәктәбе җиңү яулады. Олы Кайбыч мәктәбе икенче урынга чыкты. Иске Тәрбит мәктәбе өченче урынны алды.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм күчмә кубокларны ярышның төп хөкемдары - район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов тапшырды. Шәхси беренчелектә җиңүче һәм призлы урыннар яулаучыларга дипломнар һәм истәлекле медальләр тапшырылды. Җиңүче һәм призлы урыннар яулаган командаларны әзерләгән укытучы-тренерлар да дипломнарга ия булды.

Район укучылары спартакиадасы дәвам итә. Аның кысаларында чираттагы ярышлар 27 сентябрьдә Олы Кайбыч мәктәбе базасында өстәл теннисы буенча 9 класска кадәр укучылар арасында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районының мәктәп укучылары җитезлектә көч сынашты