Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районының социаль яклау бүлегендә җылы киемнәр кабул итәләр

Әле узган атнада гына урамда җәй кебек булса да, көз үзенекен итә: кинәт кенә суытып җибәрде, яңгырлар да ява. Шкафтан җылы киемнәрне алып кидек.

Хәзер кием-салым күп лә анысы. Кайчакта чүпрәк-чапракны кая куеп бетерергә белмибез. Ягырга жәл, ташласаң, рәнҗеп ятыр кебек. Бигрәк тә балалар киеме. Гаиләдә бер яисә ике бала булса, алар тузып та өлгерми - җые­ла-җыела бөтен җир ту­ла.

Кайсысын гына киим икән дип сайлана- сайлана, җы­лы киемнәрне алып ки­гән­дә, кимәгәннәрен урын­нан урынга күчереп йөрт­кән­дә кемнәрнеңдер кияргә киеме юклыгын берәребез уйлый микән?! Ә бит андый кешеләр арабызда, чыннан да, бар. Пенсия акчасын очын-оч­ка ялгап баручы өлкәннәр дә, күп балалы гаиләләр дә җитәрлек.

Матди хәле авыр булган гаиләләргә ярдәм итү йө­зеннән, районның социаль яклау бүлеге ел саен "Кием-салымга икенче гомер бүләк ит" акциясе оеш­­тыра.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, әгәр дә үзегезгә кирәкмәгән кием-салым булса, социаль яклау бү­ле­генә китерә аласыз. Со­циаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева белдергәнчә, бигрәк тә ба­лалар, үсмерләр өче­н киемнәр - куртка һәм свитерлар, шулай ук аяк киемнәре кирәк. Киемнәр яхшы хәлдә һәм чиста-пөхтә булсын иде. Кием­нә­рне социаль яклау бү­ле­генә китерергә кирәк. Телефоны: 2-10-93.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районының социаль яклау бүлегендә җылы киемнәр кабул итәләр

2
X