Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районының унбер яшь гражданы паспортлы булды

Районыбызның тагын унбер яшь гражданы паспортлы булды. Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә туры китереп оештырылган бу очрашуда әти-әниләр дә катнашты.

Кулына паспорт алган көнне һәркем хәтерли торгандыр. Гомергә истә кала торган дулкынландыргыч вакыйга бу. Бездә исә тәүге паспортларны, икеләтә истә калырлык итеп, тантаналы шартларда тапшыралар. Россия һәм Татарстан гимннары яңгыраганнан соң, район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Рафия Гайнуллина яшь гражданнарга паспортның әһәмиятен аңлатты.

- Паспортлы булу - балалыктан чыгып, олы тормышка тәүге адым ясау дигән сүз. Сез, ниһаять, Ватаныбызның тулы хокуклы гражданнары булдыгыз, - диде ул.

Ә паспорт кешегә ни өчен кирәк соң? Тантанага килгән укучылар үзләренә сорау бирерләр дип көтмәгәннәр иде, күрәсең, шундый сорау яңгырагач, башта ук җаваплар ишетелмәде. Ә алар күп икән бит! Әти-әниләр булышкач, бер-бер артлы табылды: поездга билет алырга, имтихан тапшырырга, югары уку йортына керергә, армиягә барырга, кредит алырга, өйләнергә, кияүгә чыгарга һәм башкага, һәм башкага. Кыскасы, кая гына барма, нәрсәгә генә тотынма, иң беренче чиратта, кешегә паспорт кирәк.

Үсмерләргә Россия Федерациясе граҗданының иң төп документын ЗАГС бүлегендә миграция хезмәте җитәкчесе Фәния Кәлимуллина тапшырды.

Яшь кайбычлыларны тормышларындагы мөһим вакыйга белән район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Кайбыч җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина да котлады.

Әлеге документ кешегә бик күп мөмкинлекләр ачу белән бергә, зур җаваплылык та өсти. Шушындый ямьле көнне искиткеч матур залда паспорт алган үсмерләр Россия Федерациясе гражданы исеменә һичкайчан тап төшермәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районының унбер яшь гражданы паспортлы булды