Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районынының социаль өлкә хезмәткәрләре 2016 елга йомгак ясады

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч районындагы учреждениеләре - социаль яклау бүлеге, "Өмет" халык­ка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге, республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Кайбычтагы 22нче бүлеге, мәшгульлек үзәге, Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты узган елга нәтиҗә ясап, агымдагы елга бурычлар билгеләде. Әлеге утырыш район...

-Тормыш авырлыкларына дучар булып, ишегебезне шакыган һәркемгә без ярдәм итәргә тырышабыз. Шуңа күрә социаль өлкәдә озак еллар буена намуслы, гадел һәм үрнәк кешеләр генә эшли ала. Хезмәтебез белән очрашып, безгә бер тапкыр да ярдәм, киңәш яки консультация алырга килмәүчеләр районда сирәктер, - дип башлады очрашуны социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева.
Эшчәнлекләре турында сөйләгәч, ул республикада быелның 1 гыйнварыннан эшли башлаган "Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә" пилот проекты буенча аңлатма бирде.
Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Кайбычтагы мөдире Исламия Нигъмәтуллина чыгышыннан күренгәнчә, былтыр районда 6653 кешегә федераль һәм республика бюджетыннан 38 миллион 578 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән. Әлеге бүлек республикадагы матди ярдәм күрсәтү үзәге бүлекләре арасында билгеләнүче рейтингта өченче ел рәттән беренче урынны яулаган. Альберт Рәхмәтуллин Исламия Нигъмәтуллинага тырыш хезмәтләре өчен аерым рәхмәт сүзләрен белдерде.
"Өмет" үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Светлана Нуруллина үз чыгышында һәр социаль хезмәткәр белән аерым таныштырды.
-Ел дәвамында районның 22 торак пунктында яшәүче 64 кешегә хезмәт күрсәтелде. Бүгенге көндә 29 социаль хезмәткәр һәм ике шәфкать туташы пенсия яшендәге 52 өлкән кешене карый, - диде ул.
-Социаль хезмәткәр булып эшли башлаганыма тиздән дүрт ел була. Минем карамакта җиде кеше, - диде Колаңгыда социаль хезмәткәр булып эшләүче Рәйсә Кәлимуллина. - Алар арасында сугыш ветераннарының тол калган хатыннары да, хезмәт ветераннары да, тыл хезмәтчәннәре дә бар. Медицина хезмәткәре белән тыгыз элемтәдә торабыз. Үзебезгә йөкләнгән хезмәтләрне генә башкарып калмыйбыз. Ирләр кулы таләп ителгән эшләрне үтәүдә тормыш иптәшләребез дә булыша. Безнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бар икән, димәк, гомеребез заяга үтми.
"Өмет" үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге эшчәнлеге турында аның мөдире Гүзәл Галиуллина сөйләде:
- Хәзерге вакытта ун гаилә ведомствоара исәптә тора, аларда 26 бала тәрбия­ләнә. Ел дәвамында 1460 кешегә хезмәт күрсәтелде, шуларның 519ы балалар. Узган ел җиде ата-анага эчкечелектән дәвалануда ярдәм иттек. Бу проблема Федоровское һәм Олы Подберезье авыл җирлекләрендә аеруча актуаль булып санала. Отчет елы дәвамында социаль приюттан гаиләләренә алты бала кайтарылды. Әлеге гаиләләргә махсус билгеләнгән кураторлары тарафыннан зур ярдәм күрсәтелде.
Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты буенча еллык нәтиҗә турында әле узган елның августыннан гына директор булып эшли башлаган Фәнис Гыйниятуллин сөйләде. Алар рейтингта алты баскыч югарырак күтәрелгән. Альберт Рәхмәтуллин җитәкчегә алга таба да уңышлар теләде һәм таләпчәнлекне тагын да арттырырга киңәш итте.
Мәшгульлек үзәге директоры Эльвира Камалиева да бу көнне еллык эшчәнлекләре турында хисап тотты.
- Узган ел безнең үзәккә 239 кеше мөрәҗәгать итте, аларның 125е эшсезлек буенча исәпкә куелды, 156 кеше эшкә урнаштырылды. Бүгенге көндә бездә 37 кеше исәптә тора, - диде ул.
Очрашуда район үзәк сырхауханәсе баш табибы Гөлнара Сафиуллина белән Пенсия фонды идарәсенең Кайбычтагы бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннурованың да катнашуы очраклы гына түгел иде. Һәр ике оешма да социаль яклау өлкәсе хезмәткәрләре белән кулга кул тотынышып эшли. Гөлчәчәк Зиннурова пенсия түләүләре билгеләүдәге үзгәрешләр белән дә таныштырды.
-Өлкән кешене картлар йортына урнаштыру яисә балалы гаиләләргә бәйле мәсьәләләрне хәл итү булмасын, без һәрвакыт тыгыз ведомствоара элемтәдә эшлибез. Мондый хезмәттәшлек дәвамлы булсын иде, - диде Гөлнара Сафиуллина.
Альберт Рәхмәтуллин, җыелышка йомгак ясап, социаль өлкә җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә алга таба да уңышлар теләде.
- Күрсәткечләр начар түгел. Бәяләп бетергесез хезмәтегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Без беренче унлыкта булырга тиеш, моның өчен бөтен шартлар да тудырылган, - диде ул.
Очрашу ахырында нәтиҗәле эшләгән хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы булды. Бу өлкәдә хезмәт куючыларның шатлыгы да, борчу-мәшәкате дә уртак. Презентациядә шәхси тормышларындагы сөенечләр урын алган иде. Узган ел алар өчен бәбиләр туу, өй туйлары гөрләү, гаиләләр барлыкка килү, яңа билгеләнүләр һәм хезмәт үрләре белән истә калган. Яралы җаннарны эш-гамәлләре белән генә түгел, җылы сүзләре белән дә юатучы әлеге һөнәр ияләренең шатлыклы мизгелләре күп булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районынының социаль өлкә хезмәткәрләре 2016 елга йомгак ясады