Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч Сабантуенда җиңүгә ирешкән көрәшчеләр белән таныштырабыз

Келәмдә көрәшне 36 килограммга кадәр үлчәү авырлыгындагы иң яшь спортчылар башлады.

Кече Мәме авылыннан Алексей Владимиров иң көчлесе булып чыкты. Кошманнан Шәфкать Фәй­­зуллин - икенче, Кече Мә­медән Кирилл Козин өченче урында.

45 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында Ке­­че Кайбыч авылыннан Ра­нил Абдуллинга тиң­нәр табылмады. Ул, барлык көндәшләрен сыртларына салып, җиңү яу­лады. Иске Тәрбиттән иге­­­зәкләр Александр һәм Николай Де­мья­новлар - икенче-өченче урыннарда.

55 килограммга кадәргеләр арасында җиңү­челәр: Мәлкидән Антон Галкин, Кече Мәмедән Дмитрий Майданов, Владислав Филлипов.

60 килограммга кадәргеләр арасында җиңү­челәр: Мәлкидән Константин Лутцев, Кече Кайбычтан Илнур Хикмәтуллин, Кошманнан Руслан Гарипов .

60 килограммнан югары үлчәү авырлыгында Ке­че Мәмедән Владимир Ворожейкин иң көчлесе иде. Ул укучылар арасында 2014 елгы Сабан туеның абсолют батыры исемен алды һәм төп приз - тәкәгә дә лаек булды. Кече Кайбычтан Ильмир Гашыйгуллин, Мәл­кидән Василий Воробьев икенче-өченче урын­нар­да.

65 килограммга кадәргеләр арасында көрәш­кән Олы Кайбыч егете Марсель Сәйфуллин, Кече Мәмедән Валерий Фомин, Олы Кайбычтан Зөлфәт Әхмәтҗанов беренче-өченче урыннарда.

75 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Мәл­кидән Артур Козловка тиңнәр булмады. Яшел Үзәннән килгән кунак егете Рөстәм Хәсә­нов икенче урынга чыкты. Өченче урынны Иске Тәрбиттән Алексей Иванов алды.

85 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында беренче урын өчен узган елгы Сабан туеның абсолют батыры Николай Горшков һәм Олы Кайбыч егете Наил Гарәфетдинов арасында кис­кен көрәш барды. Шулай да Николай өстенрәк булды. Өченче урында Кече Мәмедән Вениамин Киселев.

85 килограммнан югары үлчәү авырлыгында көрәшүче егетләргә җи­ңү­чене ачыклау өчен озак бил алышырга туры килде. Шулай да, Яшел Үзәндә яшәүче Кошман егете Хамис Миңнуллин өстенрәк булып чыкты. Икенче урынны да Яшел Үзән районының Мамадыш-Әкил авылы егете Илнур Хәялиев алды. Өченче урында - Казаннан Данис Әсхәдуллин.

2014 елгы Сабан туеның абсолют батыры исеме өчен узган елгы батыр Николай Горшков белән яшь егет Марсель Сәй­фуллин көрәште. Николай өченче ел рәттән район Сабан туеның абсолют батыры исемен яулады. Җиңүчеләргә, призлы урыннарга чыгучыларга бүләкләрне район башлыгы Альберт Рәх­мәтуллин тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч Сабантуенда җиңүгә ирешкән көрәшчеләр белән таныштырабыз

2
X