Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Кайбыч таңнары” газетасы журналистлары Хуҗа Хәсәндә абунәче көне үткәрде

Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә "Кайбыч таңнары" газетасына язылуны активлаштыру максатында укучыларыбыз белән очрашуга бардык.

Бу юлы без, почта элемтәсе начальнигы Ирина Орлова белән берлектә, ниндидер сәбәпләр белән әле шушы көнгә кадәр газетабызга язылмаучыларны барладык, ягъни өйдән-өйгә йөрдек. Моннан берничә ел элек районда ревизор булып эшләгән Николай Макаричев безне ачык йөз белән каршы алды. Бакчасында үсүче берсеннән-берсе купшы розаларны күреп соклануыбызны күргәч, безне дә шунда чакырды. Районда, яки авыл җирлегендә "Гүзәл бакчам" бәйгесе үткәрсәләр, ул, һичшиксез, анда җиңәр иде. Яшелчәләре өлгереп килә, җиләкләре кызарып пешкән, бакчасында нинди генә чәчәкләр үсми. Рәт араларында ник бер чүп әсәре күрерсең! Аңа газетага язылганлыкка квитанция биргәннән соң, башка йортларга юл тоттык. Шалтиновлар капкасын ачып кергәч, тирән коега күзебез төште.

-Бу кое мин килен булып төшкәндә үк бар иде инде,- диде 85 яшьлек Галина Шалтинова.-Су тәмле, кайчак Чувашиядә яшәүче танышларыбыз да, махсус тукталып, безнең кое суын алып китә.

Галина Степановна улы Геннадий, килене Рея белән яши. Икенче яртыеллыкта да алар "Кайбыч таңнары"н алдырачак.

Бу көнне без унбишләп кешене газетага яздырдык. Район газетасына язылырга өлгермәгән булсагыз, бу атнадан да соңга калмыйча, хат ташучыгызга мөрәҗәгать итсәгез иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайбыч таңнары” газетасы журналистлары Хуҗа Хәсәндә абунәче көне үткәрде