Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Кайбыч таңнары” газетасы журналисты Луиза Сөнгатуллина “Табигать һәм кеше” бәйгесе җиңүчесе

Бу атнаның сишәмбесендә Казанда "ЭКОлидер" һәм "Табигать һәм кеше" республика бәйгеләренә йомгак ясалды.

Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан ел саен үткәрелүче әлеге бәйге оешма-предприятиеләр, агросәнәгать һәм торак-коммуналь хуҗалыгы, җирле үзидарә органнары, мәдәният, мәгариф учреждениеләре, журналистлар арасында үткәрелә. Быелгы бәйге Татарстанда игълан ителгән Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елына багышланды. Экология темасына оста язучыларны ачыклау максатын күздә тоткан "Табигать һәм кеше" бәйгесе җиңүчеләре арасында "Кайбыч таңнары" газетасы журналисты Луиза Сөнгатуллина да бар. Ул "Матбугат битләрендәге иң яхшы мәкалә" номинациясендә җиңүче дип табылды һәм диплом, сертификат белән бүләкләнде. Бәйге җиңүчеләренә бүләкләрне Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров, "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов һәм башкалар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайбыч таңнары” газетасы журналисты Луиза Сөнгатуллина “Табигать һәм кеше” бәйгесе җиңүчесе