Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Кайбыч таңнары» газетасына күбрәк яздырган хат ташучыны һәм аерым почта бүлеген редакция бүләге көтә

Почта бүлекләрендә дә, редакцияләрдә дә эшнең иң кызган чагы хәзер: алдагы елның беренче яртысына матбугатка язылу кампаниясе башланды. Менә икенче подписка чорын инде без почта "допингы"ннан башка гына уздырабыз: моңа кадәр газета-журналларга яздыру өчен федераль бюджеттан бирелгән дотация туктатылды. Газета бәяләре шул сәбәпле артса да, укучыларыбызны бу куркытмады, без уртак...

Матбугатка язылу чоры башлангач, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин "Кайбыч таңнары" газетасы журналистларын үзендә кабул итте. Эчкерсез әңгәмә рәвешендә узган бу очрашуда сүз редакция тормышы, матбугатның тәэсирле сүзе турында гына түгел, Кайбычның социаль-икътисади үсеше, 2015 елда федераль һәм республика программаларында катнашу, авыл хуҗалыгы тармагындагы уңышлар турында да барды. Шунысы шатлыклы: район башлыгы, газетаның һәр санын җентекләп укуы белән беррәттән, сайтыбыз белән дә танышып бара. Соңгы араларда укучылар арасында игълан ителгән бәйгеләрнең дә эчтәлеге ягыннан кызыклы булуын әйтте. Район башлыгы "Кайбыч таңнары"ның, чыннан да, халыкны зур эшләргә рухландыручы төп идеолог булуына, язмаларның үтемле, халыкчан, гади тел белән аңлаешлы итеп язылуына басым ясады. Редакциядә әле беренче елын гына эшләү дәверендә журналист һөнәренең нигезләрен тырышып үзләштерүче Фирәдә Сайранованың: "Газетабызның кимчелекле якларына да тукталсагыз иде. Безгә нинди киңәшләрегез бар?", - дигән соравына ул болай дип җавап бирде:

- Мин редакция коллективыннан да, газетадан да канәгать. Җанлылык, газетаның эчтәлеген тагын да яхшыртырга омтылыш сизәм. Аны һәр йортта алдырырга тиешләр дип саныйм. Подписка чорында авыл җирлекләре башлыклары да, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре дә, почтальоннар да, редакция коллективы да шул максатта эшләргә тиеш дип уйлыйм, - диде ул.

Дагомыста октябрь башларында бөтен Россиядән килгән журналистлар катнашында узган фестивальдә кайбер төбәкләрдә каләм ияләренең үз казаннарында гына кайнаулары хакында чыгыш ясаучылар да булды. Ә Кайбычта хакимият безнең һөнәр кешеләренә һәрвакыт ачык һәм ярдәм итәргә әзер. Бу, подписка чорында гына түгел, көндәлек хезмәтебездә дә ачык чагылыш таба.

"Татмедиа" җәмгыяте матбугатка язылу кампаниясен уңышлы үткәреп җибәрү, үз эшләренең осталарын ачыклау максатында хат ташучылар һәм почта бүлекләре арасында бәйге игълан итте. Агымдагы елның 1 октябреннән башланып киткән һәм 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк әлеге бәйге ике этапта оештырыла. "Иң яхшы авыл почтальоны" бәйгесендә хат ташучыларның барысы да катнаша ала. Җиңүче тираж күләме, үсеше, күпме хуҗалыкка хезмәт күрсәтүе, подписка күләменең халык санына туры килүенә карап билгеләнә. "Кайбыч таңнары" газетасы редакциясе югары нәтиҗәләргә ирешеп беренче урынга чыккан хат ташучыны 750 сум, икенче урынга чыгучыны 500 сум күләмендәге премия белән бүләкләячәк. Ә "Кайбыч таңнары"на иң күп яздырткан почта бүлеген 1000 сум күләмендәге премия көтә. Бәйгенең беренче этабында җиңүче турындагы мәгълүматларны без "Татмедиа"га җибәрәбез һәм анда республика күләмендә җиңүчеләрне билгеләячәкләр. "Иң яхшы авыл почтальоны" номинациясендә җиңүчене 34483 сум, "Иң яхшы почта бүлекчәсе" бәйгесендә җиңүчене 50 мең сум акча белән бүләкләргә җыеналар.

Хөрмәтле кайбычлылар! Авылыгыз хат ташучысының шушы бәйгедә җиңеп чыгуын телисез икән, аңа ярдәм итегез. Моның өчен бары тик "Кайбыч таңнары"на һәм "Татмедиа" җәмгыяте чыгаручы матбугат чараларына язылырга кирәк. Иңнәренә авыр сумка тагып, җәяү урам-урам әйләнүче почтальоннарга рәхмәтебезне шулай белдерик.

Кайбыч районында барлыгы 15 почта бүлеге һәм Колаңгыда бер элемтә пункты бар. Авыл җирлекләрендә 51 хат ташучы эшли. Шулар арасыннан өчесе - почта элемтәсе бүлекләре начальниклары. Алар - Кошманнан Люция Хәмидуллина, Багайдан Оксана Чиклеева, Ульянководан Раиса Стерякова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X