“Кайбыч таңнары” газетасына онлайн режимда да язылырга мөмкин
"Кайбыч таңнары" газетасы быел сезнең белән 21 нче язын каршылады. Өйләрегезгә яз сулышы белән бергә район тормышын чагылдырган мәкалә-хәбәрләр дә алып килүче газета шушы еллар эчендә сезнең ышанычлы дустыгызга әйләнде. Замана җилләре ничек кенә исмәсен, матбугатка язылу бәяләре нинди генә булмасын, киләчәктә дә бергә калырбыз, дип ышанабыз.
1 апрельдән газета-журналларга безгә бәйле булмаган сәбәпләр белән бәяләр артачагы турында сүзләр йөри башлауга ук аңа мөмкин кадәр күбрәк укучыларыбызны иске бәядән яздырып калдырырга тырыштык. 2014 елның икенче яртыеллыгына беренче яртыеллык бәясеннән язылып калырга мөмкинлеге хакында барлык авыл җирлекләре башлыкларына хәбәр иттек, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешмалар җитәкчеләре белән элемтәгә чыктык. Ышанычлы партнерыбыз - район почта элемтәсе узелы начальнигы Гөлсәрия Галиәскәрова җитәкчелегендә эшләүче хат ташучылар мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска тырышты.
Район Советы, башкарма комитеттагы җаваплы хезмәткәрләр дә ярдәмчеләребез булды: җыелышларда район һәм республика матбугатына вакытында язылып калырга кирәклеге турында һәрдаим искәртеп килделәр. Әнә шулай уртак көч белән без 1871 данә (узган ел бу вакытта - 768) тираж җыя алдык. Ә инде ташламалы абунә чорында "Кайбыч таңнары"на языла алмаучылар бер дә борчылмасын: чөнки абунә кампаниясе дәвам итә. Хәзер газетабызга язылу бәясе 444 сум тәшкил итә, ә оешмалар өчен - 456 сум. Бәя аз да түгел, күп тә түгел, 159 сумга гына арткан. Гына дим, чөнки, бу суммага кибеттән әллә ни күп товар алып булмый. Бер кило яхшы конфет бәясе 200 сумнан да ким түгел, казылык бәяләре аннан да артып китә. Газ-утка, азык-төлек товарларына бәяләр әледән-әле артып торса да, газетаның бәясе алты-җиде еллап инде гел бер тирәдә тибрәлде.
- Минем беркайчан да газеталарга язылмыйча калганым юк, районныкына бигрәк тә, - диде урамыбызда яшәүче Гатия ханым. - Бәяләр арта, дип почтага чапмадым, вакытым да булмады, үзвакытым белән барыбер язылачакмын. Газета укырга яраткан кешене аңа язылудан бәя артуы гына туктатып кала алмый. Күп яңалыкларны сезнең газетадан укып беләм. "Кайбыч таңнары"н гаиләбез белән яратып укыйбыз.
Гатия ханым кебек фикер йөртүчеләр, бәхеткә, арада күп әле. Ә вакыты таррырак булучыларга без өйдән чыкмыйча гына, яки эш урыныннан банктан акча ала торган картаң белән он-лайн режимында газетага язылу мөмкинлеге бирәбез.
Онлайн режимында язылу өчен "ТАТМЕДИА" сайтына кереп теркәлергә, үзеңнең физик зат яки юридик зат икәңлегеңне күрсәтергә, подписка каталогын сайларга кирәк. Үзең язылырга теләгән газетаның исеме яки индексы аша языласың. Сайтта "Подписка" дигән баннер урнаштырылган. Интернет-ресурска "Татарстан почтасы" сайты аша кереп, "Интернет подписка" баннеры аша да язылып була. "Кайбыч таңнары"на бары безнең районда яшәүчеләр генә языла ала. Он-лайн режимында язылганда авырлыклар килеп чыкса, сайтта "Помощь" бүлегенә мөрәҗәгать итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев