Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Кайбыч таңнары» – район тормышының көзгесе

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин муниципаль район сайты өчен җаваплы кешеләрне билгеләде.

"Яңалыклар" бүлеген тулыландыру башкарма комитетның гомуми бүлек начальнигы Фәннур Зиннуровка йөкләнде. Район башлыгы урынбасары Рә­мис Хәялиев белән Совет аппараты җитәкчесе Александр Кучумов катнашында узган очрашуда "Кайбыч таңнары"на вакытыннан алда язылу нә­тиҗәләре хакында да фикер алыштылар.

Вакытыннан алда язылучылар күп түгел, һәр елдагыча, газетага язылучылар май-июнь айларында активлашыр, мөгаен. Шатлыклы хәбәребез дә бар: "Кайбыч таңнары"на язылу бәясе үзгә­реш­сез кала. Яраткан газетагыз иске бәядән өе­гезгә килеп, сөендерәчәк. Альберт Рәхмәтуллин редакция коллективына почта элемтәсе бүлекләре хезмәткәрләре белән берлектә тиражны саклап каласы иде, дигән теләген белдерде. Шулай итеп, "Район газетасын - һәр­бер йортка!" девизы актуальлеген бүген дә югалтмый. Газетаның электрон басмасын мәгълүмат бе­лән даими тулыландыру турында да сөйләшү булды. Басма газетаны укыр­га мөмкинлеге булмаган якташларыбыз район вакыйгаларыннан хәбәрдар була ала - www.kaibicy.ru адресы буенча газетаның веб-сайтында хәбәрләр белән тәүлек әйләнәсе танышырга мөмкин. Район башлыгы да сайтны көн саен күзәтеп бара. Бу аңа оператив мәгълүмат алырга, район халкын борчыган мәсьәләләрне хәл итәргә, хакимият структуралары эшчәнлеге белән танышырга, нәрсә? кайда? кайчан? дигән сорауларга җавап табарга яр­дәм итә. Альберт Илгизәрович муниципаль берәмлек сайтын вакытында ту­лыландырмаган өчен тән­кыйть сүзләрен җиткерде. Район газетасы журналистларына яңалыклар порталын тулыландыруда ярдәм күрсәтергә тәкъ­дим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайбыч таңнары” Район газетасын – һәр­бер йортка!