Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Кайбыч таңнары” журналистлары мастер-класс узды

"Татмедиа" җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе Римзил Вәлиев республика районнарында чыгучы басма массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларына мастер-класслар уздыра.

Анда "Кайбыч таңнары» газетасы журналистлары да катнашты. Өч сәгатьтән артыкка сузылган әңгәмәдә, нигездә, газетаны ничек укылышлы итү, тиражны саклау, шулай ук журналистның җәмгыятьтәге роле, район газетасы журналистларының нинди проблемалар белән очрашуы һәм аларны чишү юллары турында сөйләштек. Әңгәмәгә Чүпрәле районының "Туган" газетасы һәм Яр Чаллыда нәшер ителүче "Шәһри Чаллы" газетасы хезмәткәрләре дә кушылды. Соңыннан "Кайбыч таңнары" журналистлары, "Татмедиа" җәмгыятенең коммерция департаменты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Равзиева белән очрашып, газетага реклама табу һәм урнаштыру, сайт эшчәнлеген тагын да яхшырту буенча әңгәмә кордылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайбыч таңнары” журналистлары мастеркласс узды

2
X