Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч терлекчеләре җәйге мөмкинлектән тулырак файдаланырга омтыла

Ямьле җәйләр дә җитте, болыннар яшеллеккә күмелде. Терлеклекчеләребез кышлату чорын уңышлы үтте, терлек азыгы җитәрлек булгач, кышның авырлыгы сизелмәде, продукция алу да кимемәде. Хәзер терлекләр җәйге лагерьларга күчерелде. Иске Чәчкаб фермасында хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек белгечләре катнашында узган киңәшмәдә сүз җәйге мөмкинлекләрдән тулырак файдалану хакында барды. Җәй - авылда эшнең иң...

Ямьле җәйләр дә җитте, болыннар яшеллеккә күмелде. Терлеклекчеләребез кышлату чорын уңышлы үтте, терлек азыгы җитәрлек булгач, кышның авырлыгы сизелмәде, продукция алу да кимемәде. Хәзер терлекләр җәйге лагерьларга күчерелде. Иске Чәчкаб фермасында хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек белгечләре катнашында узган киңәшмәдә сүз җәйге мөмкинлекләрдән тулырак файдалану хакында барды.


Җәй - авылда эшнең иң кызган чагы ул. Кырларда булачак уңыш өчен көрәш бара, терлек азыгы хәзерләү - печән чоры башлана. Соңгы араларда явып үткән яңгырлар шифалы булды, табигать яшәреп китте. Сабан культуралары да матур гына тишелеп чыкты. Туфракта дым җитәрлек, хәзер төп бурыч - игеннәрне чүп үләннәре, корткычлардан саклау. Маллар җәйгә лагерьларга күчкәч, фермаларны ремонтлыйсы, дезинфекция үткәрәсе, стеналарны агартасы, территорияне тәртипкә китерәсе, сенаж, силос базларын чистартасы бар. Авыл хезмәтчәннәре өчен ел саен башкара торган күнегелгән гадәти эшләр булса да, барыбер хезмәтне оештыру чараларын вакытында күрергә кирәк. Иске Чәчкабта бу эшләргә керешкәннәр инде. Кардаларда трактор кыш буе җыелган тиресне өя, фермаларны, утар коймаларын аклаганнар. Фермалары да чиста.

Киңәшмәне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин алып барды.

- Республикада бер сыердан сөт саву буенча Әтнә районы беренче урында барса, без - икенче урында, - диде ул. - Җәй, чыннан да, аз чыгымнар тотып, мул продукция җитештерә торган чор. Сыерларны кичке савымнан соң да көтүгә чыгару продуктлылыкка уңай йогынты ясый. Безгә, көчле ыргылыш ясап, район буенча тулаем көнлек савымны 90 тоннага җиткерергә кирәк. "Гөбенә"дә ел дәвамында 200 тоннадан артык сөт сауган 16 савымчы бар, шуларның дүртесе Иске Чәчкабтан. Башка савымчылар да алдынгыларга тигезләнсен иде.

Хәзер фермаларда машина белән сыер саву операторлары арасында бәйгеләр башланды. Ә район бәйгесе җиңүчесе милли бәйрәмебез Сабантуенда бүләкләнәчәк, Кайбыч данын республикада яклаячак!

Районда нәсел эше буенча белгеч Нәгыйм Сибгатуллин үз чыгышында җәйге лагерьлардагы утарларга салам кертергә кирәклеге, ел дәвамында алты мең баш бозау алу бурычы куелуына тукталды. Максатка ирешү өчен аена 500 баш бозау алу мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч терлекчеләре җәйге мөмкинлектән тулырак файдаланырга омтыла

2
X