Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч укучылары каникулда, ә әти-әниләре укуда

Ул көнне район Советының актлар залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Кайбыч мәктәпләрендә белем алучы укучыларның ата-аналары Татарстандагы иң көчле психологларның берсе- "Росток" психология-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге директоры Татьяна Бәширова белән очрашуга җыелды.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров катнашында узган бу очрашуда сүз бала тәрбияләү нечкәлекләре турында барды. Укучы ни өчен бердәм дәүләт имтиханнарыннан курка? Яшүсмер ни өчен үз-үзенә бикләнә? Ни өчен үз-үзенә кул сала? Бала психологиясендәге тайпылышларны ничек сиземләргә? Аңа ничек итеп ярдәм кулы сузарга? Баланы ничек дөрес тәрбияләргә?

Ата-аналарга "Талая вода" дигән кино да күрсәттеләр. Ул ни турыда идеме? Бу очрашу турында "Кайбыч таңнары" газетасының алдагы саннарыннан укып белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев