Кайбыч укучылары “Наркотикларсыз тормыш” акциясенә кушылды
Кайбыч укучылары 26 июнь - Халыкара наркотик матдәләр куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан билгеләп үтелүче "Наркотикларсыз тормыш" акциясенә кушылды.
Әлеге акция 20 майдан 26 июньгә кадәр дәвам итә. Мәгариф бүлеге хезмәткәрләре аны район күләмендә үткәрү планын раслады инде. Кичке сәгатьләрдә барлык авыл клубларында һәм урамнарда рейдлар үткәрү күздә тотыла."SaMoSтоятельные дети" проекты кысаларында "Тәмәкәсез Россия", "Сәламәт бул! Бие!" дигән акцияләр дә үткәрелә. Мәктәп яны лагерьларында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча укучылар белән профилактик әңгәмәләр, китап, рәсем күргәзмәләре оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев