Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч укучылары планшетлар ота алырмы?

18 марттан Татарстанда "IT-Чемпион" III республика бәйгесенә старт бирелде. Әлеге бәйгедә Кайбыч укучылары ел саен актив катнаша һәм, җиңүләргә ирешеп, айпад кебек кыйммәтле бүләкләргә лаек була.

Район мәгариф бүлегенең мәгълүмати технологияләр буенча методисты Нина Долматова әйтеп узганча, бу конкурс үткәрелә башлаганнан бирле анда Кайбыч укучыларының 70 проценттан артыграгы катнашкан инде. Бәйгедә укучылар, үзләренең шәхси кабинетларын булдырып, әти-әниләренә торак-коммуналь хезмәтләр һәм башка түләүләрне электрон портал аша түләргә ярдәм итә. Укучылар тирә-күршеләре, әби-бабайларның да квитанцияләрен түләп, үзләренә баллар җыя. "IT-Чемпион" бәйгесенең максаты да Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын халык арасында популярлаштыру. Конкурс быел да "Иң актив укучы" һәм "Иң актив мәктәп" номинацияләрендә үткәрелә. Бәйгенең беренчесе ике этапта:18-31 июль һәм 1август-30 ноябрьдә уза. Бу этапларда җиңгән өч укучыны һәр районда компьютерлы планшет көтә. Ә 18 март-30 ноябрьдә узачак "Иң актив мәктәп" номинациясендә һәр районнан бер җиңүче мәктәпне билгеләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч укучылары планшетлар ота алырмы?