Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч укучылары “Сәләт” форумында ТР Президенты белән очрашты

Биләр дәүләт тарихи-археологик табигый музей-тыюлыгында 12-17 августта узучы "Сәләт" II Халыкара белем бирү форумында Олы Кайбыч мәктәбеннән 20 укучы катнашуы турында хәбәр иткән идек инде.

Әлеге форумда катнашучы Татарстан, Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән килгән балалар белән кичә республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. 15 августта узган бу очрашуга Татарстан мәктәпләреннән тагын укучыларны чакырдылар. Анда Федоровское, Зур Подберезье, Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәпләреннән икешәр, калган мәктәпләрдән берәр укучы, барлыгы 20 бала барды. "Сәләт" форумында катнашучы укучыларның барысы да уку алдынгылары, фән олимпиадалары, спорт ярышларында җиңүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Сәләт” II Халыкара белем бирү форумы