Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч укучылары Яшел Үзән районындагы Норлат ятим балалар йортына барып кайттылар

Укучылар бу уку елында да "Яңа ел бүләге - һәр балага" хәйрия акциясенә актив кушылды һәм яшьтәшләренә бүләкләр әзерләде.

Барлык мәктәпләрдә дә укучылар ятимнәргә җылы киемнәр, уенчыклар, уку-язу әсбаплары җыйды һәм аны "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгенә тапшырды. Әлеге үзәк җитәкчесе Венера Сафиуллина белән методист Лилия Зиннәтуллина бүләкләрне бәйрәм алдыннан үзләре илтеп кайтты. Анда "Әкият" балалар курчак театрына йөрүче укучылар да барды һәм яшьтәшләренә спектакль куйды. Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе әзерләгән күчтәнәчләрне кышкы каникул вакытында бишенче класс укучылары класс җитәкчеләре Наилә Камалиева белән илтте. Норлаттагы ятимнәр йортында яшәүче балалар бер нәрсәгә дә мохтаҗ түгел, хөкүмәт кайгыртуында яши. Алар өчен иң мөһиме - игътибар, наз, җылы сүз. Кайбыч балалары, хәйриячелек белән шөгыльләнеп, изге күңелле, шәфкатьле, ярдәмчел булып үсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч укучылары Яшел Үзән районындагы Норлат ятим балалар йортына барып кайттылар