Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч укучылары “Зөя” лагеренда ял итә

Хәзерге вакытта Апастагы "Зөя" сәламәтләндерү лагеренда Кайбыч районыннан 25 бала ял итә. Биредә алар җәйге каникулларының өч атнасын үткәрә.

"Зөя"дә укучыларның сәламәтлеген ныгытуга аерым игътибар бирелә. Сәламәтләндерү бүлмәсендә балалар аромотерапия ала, кедр бочкасында процедуралар уза, стоматологка, массаж кабинетына йөри. Балалар аеруча бассейнда яратып йөзә. Ата-аналар юллама бәясенең 15 процентын гына - 2041 сумын гына түли. Калган өлеше республика бюджетыннан күчерелә. 13 июльдән лагерьның өченче сменасы башлана. Анда ял итәргә теләүчеләр үзләре укыган мәктәп җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч укучылары “Зөя” лагеренда ял итә

2
X