Кайбыч укытучылары Халыкара фестивальдә катнашты
15-17 августта Алабугада мәктәп укытучыларының дүртенче Халыкара фестивале узды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән укытучыларның август киңәшмәләре алдыннан дүртенче ел рәттән Алабугада үткәрелгән фестивальдә яңа уку елына бурычлар билгеләнде. Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Энгель Фәттахов, республика, Россия субъектларыннан килгән укытучылар, "Ел укытучысы" бәйгесендә җиңүчеләр, мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә торучы галимнәр, Германия, Сингапур, Испания, Кытай, Төркия, Украинадан әйдәүче белгечләр катнашты. Алар арасында Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе укытучылары Ләлә Гарәфетдинова, Людмила Федотова, Фәния Зиннурова да бар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев