Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч укытучылары математиклар форумында катнашты

Кичә Казанда математика укытучыларының беренче форумы узды.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан әле беренче тапкыр гына оештырылган бу форумда 450 дән артык делегат, мәгариф бүлекләре начальниклары, мәгълүмати-методик үзәк директорлары катнашты. Анда математика укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе, Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе укытучысы Ләлә Гарәфетдинова җитәкчелегендә Иске Тәрбит, Иске Чәчкаб, Мөрәле, Кошман, Зур Подберезье мәктәпләре укытучылары да барды. Форумда Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов республикада математика укытуның торышы турында чыгыш ясады. Укытучылар ачык дәресләрдә булды, мастер-классларда, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләрдә катнашты. Форумда Татарстанда математикадан белем бирүнең мөһим мәсьәләләре каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч укытучылары математиклар форумында катнашты