Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч ветераннар хәрәкәтенең активистлары Казанга сәяхәт кылды

Ветераннар хәрәкәтенең активистлары - авыллардагы ветераннар Советлары рәисләре республиканың башкаласы Казанда булып кайтты.

Башта сәяхәтне Республика көненә билгеләгән булганнар, әмма эш көнендә тарихи урамнарында, паркларында йөрү тынычрак булыр, дип, кичектерергә карар кылганнар. Мәркәзебезнең Бөтендөнья җәйге Универсиадага гаҗәеп үзгәрешләр кичерүен ишетеп белсәләр дә, бу кадәр үк гүзәллекне күрербез дип уйламаган алар.

- Студент еллары, яшьлегемнең иң кызыклы мизгелләрен үзенә сыйдырган Казанның матурлыгын үз күзләребез белән күргәч, сокланудан сүзсез калдык. Эш буенча калага еш барам, тик иркенләп карап йөрергә вакыт тими. Кирмән, Меңъеллык паркы, музейларда йөргәч, Никахлар сараеннан шәһәрне уч төбендәгедәй күргәч, аның никадәр үзгәрүен, яшәрүен тойдык, - ди сәяхәтне оештыручы, Кайбыч ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова.

Экскурсиягә баручылар фикеренчә, Казан Европа шәһәрләреннән калышмый, архитектурасы таң калдыра. Туристлар өчен дә мөмкинлекләр тудырылган.

- Казан турында хәзер бөтен Җир шарында беләләр! Оныкларыбыз шунда укый, белем ала, эшли, республика үсешенә өлеш кертәләр. Алар өчен шатланып кайттым әле, - ди Иске Чәчкаб ветераннар Советы рәисе Галимулла Хуҗин. Ул көнне Галимулла ага төркемнәрен фотога төшереп йөргән, безгә дә өлеш чыгарды. Сез дә күрегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч ветераннар хәрәкәтенең активистлары Казанга сәяхәт кылды