Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч ветераннары Президент белән очрашуга барды

Бүген Казан шәһәрендәге Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Бөек Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан зур тантана узды.

Республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан килгән сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Әлеге тантанада Кайбыч районы сугыш ветераннары- Шүширмәдән Хәсәнҗан Ганиев, Кече Мәмедән Александр Ершов, Иске Чәчкабтан Зиннәтулла Заһидуллин, Олы Кайбычтан тыл хезмәтчәне Кәлимулла Нигъмәтуллин да катнашты. Алар бәйрәмгә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова белән бергә барды.

-Казанда Президент белән очрашудан һәр елны яхшы кәеф белән кайтам. Бөек Җиңүнең 65, 66, 67 еллыкларында узган тантаналарда да катнашкан идем. Әлегә, аллага шөкер, ерак араларда йөрергә сәламәтлегем мөмкинлек бирә. Фронт юлы узганнарга аеруча кадерле бу бәйрәм. Күңелдә авыр сугышның ачы хатирәләре кузгалса да, шушы тыныч, бәхетле көннәрне күрә алуыма шатмын,- диде Зиннәтулла ага бәйрәмнән алган хатирәләре белән уртаклашып.

-Мин Бөек Ватан сугышына 1943 елда унҗиде яшемдә киттем. Буем кечкенә иде, шуңа да Ульяновск шәһәрендә хәрби мәктәптә укучы яшь солдатларны, ягъни безне, алырга килгән офицер мине теләмичә генә командага алды. Әмма сугыш безне бик тиз олыгайтып җибәрде. Беренче Белоруссия фронтында Рокосовский командалагындагы 108 нче понтон-күпер бригадасы составында сугыштым. Польшаны азат иткәндә каты яраландым. Без илгә тынычлык алып кайттык. Улым Юрийга да сугыш ачысын күрергә туры килде. Ул 1982 елның маеннан 1983 елның декабренә кадәр Әфганстанда интернациональ бурычын үтәде. Улым белән горурланам, яхшы хезмәт иткәне өчен СССР Кораллы Көчләре командованиесенең һәм әфган халкының Рәхмәт хатына лаек булды. Минем дә орден-медальләрем күп,- дип сүзгә кушылды Александр Констнтинович.

Быелгы 9 майны каршыладык, алдагы Җиңү язларын да күрергә язсын иде,-диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч ветераннары Президент белән очрашты