Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч ветераннары сәяхәткә китте

9 Май бәйрәмен зурлап каршы алдык. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә кадер-хөрмәт күрсәтү әле дә дәвам итә. Бу шулай булырга тиеш тә, чөнки җиңүчеләр буыны алдында без мәңгелек бурычлы.

Татарстаннан алтмыштан артык ветеран, сугыш ветераннарының тол калган хатыннары, тылда да Бөек Җиңүне якынайткан абый-апаларыбыз, ветераннар хәрәкәте активистлары 19 майда Идел буйлап илебез башкаласы Мәскәүгә китте. Алар арасында район ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова һәм Победа поселогыннан тыл хезмәтчәне Антонина Кузенкова да бар. Ветераннар бөтен уңайлыклары булган өч палубалы «Валерий Чкалов» теплоходында Казан - Мәскәү - Казан маршрутында сәяхәт итә. Алар өчен Түбән Новгород, Городец, Ярославль, Кострома, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдә экскурсияләр оештырыла. 29 майга кадәр дәвам итәчәк бу сәяхәткә Суворов училищесында укучылар һәм «Россия патриотлары үстерәбез» дигән республика бәйгесе җиңүчеләре дә китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч ветераннары сәяхәткә китте