Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч ветеринарлары Брянск кунакларын каршы алачак

9-11апрельдә Казанда узачак IV Халыкара ветеринария конгрессына чит илләрдән һәм безнең илдән бик күп делегатлар килә. Брянск өлкәсеннән килүче ветеринария хезмәткәрләрен каршы алу район ветеринария берләшмәсе начальнигы Шәриф Гатауллинга йөк­ләнгән.

Районның баш ветеринария врачы әйтеп узганча, бу хакта хәбәр алынуга ук өлкәнең делегация җитәкчесе - баш ветеринария врачы Владимир Пономарев белән элемтәгә чыккан. Чит төбәкләрдән килүчеләрне каршы алучылар сынатмаска тиеш: шушы кыска гына вакыт эчендә алар Татарстанның йөзен дә танытачак. Россия Ветеринария ассоциациясе тарафыннан Россия һәм Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыклары белән берлектә оештырылучы бу кон­гресс "Уртак дөнья, уртак сәламәтлек" исеме астында уза. Анда терлекчелектә, кошчылык тармагында төп ветеринария проблемалары турында зур сөйләшү булачак. Ветеринария җиһазлары, маллар, хайваннарны дәвалаганда һәм профилактик максатта кулланылучы фармакология препаратлары, азык өстәмәләре, махсус әдәбиятны үз эченә алган күр­гәзмә дә эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X