Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч Яңа елга иң матур бизәлгән район булып танылды

Яңа елга шәһәр-муниципаль районнарны иң матур бизәүчеләрне ачыклау максатында игълан ителгән республика бәйгесендә Кайбыч өченче урынны яулады.

Бәйге нәтиҗәләрен Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында узган Татарстан Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы, Татарстан Икътисад министрлыгының уртак коллегиясендә игълан иттеләр. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты. Исегезгә төшерәбез: 30 декабрьдән 1 февральгә кадәр дәвам иткән бәйге шәһәр, районнар арасында аерым үткәрелде. Президент аппараты, Иҗитмагый палата вәкилләре, урыннарга барып, бизәлеш белән танышып йөрде. Кайбычка Президент аппаратыннан безнең районга куратор итеп билгеләнгән Айдар Сәхибуллин, Татарстан Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин, театр артисты Гөлсем Исәнгулова килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч Яңа елга иң матур бизәлгән район булып танылды