Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары май бәйрәмнәрендә сак булырга өнди

Яз җитеп, җирләр кибә башлауга, авыл халкы кар астыннан чыккан чүп-чарны җыештыра башлый, коры үләннәрне яндырып җибәрә. Сүз дә юк, чисталык һәркем өчен кирәк. Әмма янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре хакында да онытырга ярамый.

- Яз айларында янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта. Май бәйрәмнәрен табигать кочагында үткәрергә яратабыз. Табигатькә чыккач, учак та ягарга кирәк, дип табалар. Урманда, урман полосаларында көздән калган коры үләнгә ут төртүнең ахры аяныч тәмамланырга мөмкин. Үткән елларда Россия төбәкләрендә шул сәбәпле меңләгән гектарда урманнар янды, - ди янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Раил Кашапов.

- Йорт тирәсе, бакчада көздән калган чүп-чарны җыештырганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк, - дип әңгәмәгә кушылды Федоровскоедагы янгын сүндерү буенча аерым пост начальнигы Илгиз Гарифуллин. - Кайберәүләр чүпне иске гадәт буенча өй, сарай, койма һәм башка корылмалардан ерак булмаган урыннарда яндыра. Санитар-экологик икеайлык вакытында да безгә чүпкә ут төртүчеләр еш очрый. Янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча йорт тирәсендәге чүп-чарны, болын, урман полосалары янәшәсендәге коры үләнне, ферма буендагы коры салам калдыкларын яндыру катгый тыела. Моның янгыннарга китергән очраклары шактый күп. Алардан һәркем үзе өчен сабак алсын иде. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү - һәр кешенең бурычы. Шуны истә тотыгыз: янгынны сүн­дерүгә караганда кисәтүе җиңелрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары май бәйрәмнәрендә сак булырга өнди