Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч яшьләрен булачак пенсияләре кызыксындыра

Укучы яшьләр мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе нигезләре, аның белән идарә итү, пенсиянең тупланма өлешен арттыру механизмнары турында беләме?

Мәгълүмати-аңлату кампаниясе кысаларында үт­кәрелгән "Пенсия белемнәре көне" укучыларның пенсия һәм социаль мәсьәләләр буенча белемнәрен арттырырга мөмкинлек бирде. Акция районның урта гомумбелем бирү мәктәпләрендә һәм 135 нче һөнәр училищесында узды. Россия Пенсия фонды идарәсенең Кайбыч районындагы бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова, персонификацияләнгән исәп төркеме җитәкчесе Нина Вострова пенсия иминиятләштерүе нигезләре турындагы слайдлар һәм роликлар ярдәмендә укучылар белән эшлекле әңгәмә үткәрде. Әлеге очрашуларда яшьләрне пенсиягә кагылышлы мәсьәләләр кызыксындыруы ачыкланды. Аларда булачак пенсияңне арттыру буенча киңәшләр дә кызыксыну уятты. Соңыннан "Үзеңне тикшер" дигән тест үткәрелде. Белгечләрне тест нәтиҗәләре шатландырды: дәрес файдага узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч яшьләре