Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

КАЙБЫЧ ЮХИДИЕ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ ИСЕРЕК ШОФЕРЛАРНЫ АУЛЫЙ

ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү, исерек хәлдә руль артына утырган автомобиль йөртүчеләрне ачыклау максатында журналистлар катнашында рейдлар еш үткәрелә. Аның чираттагысы узган атнаның җомгасында булды.

Без иртәнге якта Олы Тәрбит авылына юл тоттык. Юлда барганда бер авылда туктап алдык: бер шофер капкасы янына кайтып туктаган, әмма өенә кереп җитә алмаган, машинасында йоклап ята. Кичтән яхшы гына салган Николай абзый төнне машинасында үт­кәргәнме, ба­шы авыртуына түзә алмыйча, иртән генә чыгып утырганмы, ачыклык кертеп булмады. Шуңа да ЮХИДИ хезмәткәрләре аңа кисәтү ясау белән генә чикләнде. Без рейдка чыккан көнне юлда салмыш шоферлар очрамады, ә менә иминлек каешын эләктермичә йөрү­челәре шактый күп булды. Шофер үзе дә, пассажиры да каешны эләктермәгән. Юл-транспорт һәлакәтләре вакытында фаҗигале рәвештә үлем очраклары нәкъ менә шул каешны инкарь итүгә бәйле. Машина йөр­тү­че­ләр бу хакта ях­шы хәбәр­дар булсалар да, үзләренең дә, юлдашларының да гомерләрен куркыныч астына куялар. Бу көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре шоферларга карата унбиш беркетмә төзеде.

Кичке сәгать бишләр ти­рә­сендә рейдтан кайтып киләбез. Турминский авылында асфальт юл­ның уртасында ук диярлек бер адәм йоклап ята. Туктадык. Мәлки авылы кешесе булып чыкты. Исереккә диңгез тубыктан шул, машина таптап ки­тәр, дигән уй башына да кереп карамаган күрәсең.

- Авыл урамнарында төн­­лә җәяүле исерекләрне еш очратырга туры килә. Аларга юл ни дә, сукмак ни, барыбер. Караңгыда машина таптап китәр, дип тә уйламыйлар, киресенчә, кулларын болгый-болгый техника каршысына чыгалар, - диде ЮХИДИнең баш инспекторы Фирдүс Тимершин. - Көн­нәр җылынгач, мотоциклда җилдерүче үс­мерләр күренә башлый. Аларның гадәттә праволары, башларында каскасы булмый. Балалар велосипедта йөри башлады. Әти-әниләре аларга карат игътибарлы булсын иде. 12 апрельдә төнлә Турминский авылы янында юл-транспорт һәлакәте булды. 1967 елгы ир-ат тизлекне нык арттырган һәм юл читенә төшеп капланган. Үзе генә түгел, янында район мәктәплә­рендә укучы бер кыз бала да була. Алар икесе дә авыр хәлдә Буа шәһәрендәге сырхауханәгә озатылды. Хәзер тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КАЙБЫЧ ЮХИДИЕ ХЕЗМЂТЛЂРЕ ИСЕРЕК ШОФЕРЛАРНЫ АУЛЫЙ