Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч үзәк район сырхауханәсе табиблары кайбычлыларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыра

29 октября - инсультка каршы көрәш көне

Баш миендә кан әйләнеше бозылу - үз вакытында медицина ярдәме булмаган очракта кешене инвалидлык хәленә кирә торган чыгара иң мәкерле чирләрнең берсе. Кайбыч үзәк район сырхауханәсе баш табибының медицина белән тәэмин итү буенча урынбасары Алмаз Алиуллин хәбәр иткәнчә, безнең районда соңгы сигеәз айда шушы чирдән унбиш кеше дөнья куйган. 52 пациентка үз вакытында ярдәм күрсәтелгән, шуларның 35е, алга таба дәвалану өчен, Буадагы төбәкара кан тамырлары үзәгенә җибәрелгән.

-Кешенең яше барган саен бу чир килеп чыгу куркынычы да арта бара, тик хәзер ул яшьләрне дә аямый, - дип сөйли баш табиб урынбасары. -Кырык яшьлек кешедә инсульт булу - хәзер гаҗәп хәл түгел. Ә 55 яшьтән соң мондый авыру килеп чыгу ихтималы бермә-бер арта. Баш миендә кан әйләнеше кан тамырлары тыгылган яисә баш миенең билгеле бер өлешенә килә кан тамыры өзелгән очракта бозыла. Нәтиҗәдә баш миенең ул өлешендәге күзәнәкләргә кан килми һәм алар үлә. Организмның баш минең шушы өлеше җавап бирә торган функцияләре бозыла. Әгәр баш миенең әлеге участогы хәрәкәт өчен җавап бирсә, кан әйләнеше бозылган очракта, кешене паралич суга. Кеше организмы кан тамырлар буенча тиешле дәрәҗәдә хәрәкәт иткәндә генә нормаль эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч үзәк район сырхауханәсе табиблары кайбычлыларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыра