Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычка ике янгын сүндерү машинасы кайтты

4 октябрьдә Казан шәһәрендәге "Казан" милли мәдәни үзәге каршындагы мәйданда Россиядә Гражданнар оборонасы оешуның 81 еллыгы уңаеннан тантана узды. Анда кайбер районнарга, шул исәптән Кайбычка, янгын сүндерү машиналары бирелде.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов, янгын сүндерү частьләре хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлап, районнарга "ЗИЛ-131" автомобиле базасындагы АРС-14 янгын сүндерү машиналарының ачкычларын тапшырды.

Әлеге тантанада Кайбыч районына да ике автомобиль бирелде. 5 октябрь көнне район башкарма комитеты җитәкчесе, гражданнар оборонасы буенча район җитәкчесе урынбасары Алексей Макаров әлеге машиналарның ачкычларын Ульянково һәм Чүти авыл җирлекләрендәге ирекле янгын сүндерү отрядларына тапшырды. Бу яңа автомобильләр шул төбәктәге халык иминлеген саклауда хезмәт итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычка ике янгын сүндерү машинасы кайтты