Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычка Татарстан Министрлар Кабинеты аппараты комиссиясе килә

17-18 февральдә Кайбычка Татарстан Министрлар Кабинеты аппараты комиссиясе килә.

Әлеге комиссиянең максаты - районның мобилизация буенча әзерлеген тикшерү. Беренче көнне алар муниципаль берәмлек Советы һәм башкарма комитет, полиция, мәшгульлек үзәге, гражданнар оборонасы һәм гадәтән тыш хәлләр буенча җитәкчеләрне, мобилизация буенча җаваплы белгечне, шулай ук "Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесе", "Кайбыч урманчылыгы", торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе, үзәк сырхауханә, электр элемтәсе узелы җитәкчеләрен тыңлаячак. Комиссия мобилизациягә кагылышлы документлар булуын, тиешенчә тутырылуын да тикшерә. Икенче көнне Олы Кайбыч, Ябалак, Багай, Зур Подберезье авыл җирлекләрендә хәрби исәпкә кую, сырхауханәдә, янгын сүндерү частендә, "Колаңгы ашлык кабул итү пункты"нда хәрби исәпкә кую һәм бронь бирүнең торышы белән танышачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычка Татарстан Министрлар Кабинеты аппараты комиссиясе килә