Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлар Питрауга бара

Эшкә уңган, тырыш керәшен халкы әнә шулай дип җырлый. Иртәгә Мамадыш районының Җөри авылында узачак Питрау бәйрәмендә дә Кайбыч керәшеннәре үзләренең осталыкларын күрсәтәчәк.

Җөри авылы янындагы Тырлау аланында уналтынчы тапкыр шулай зурлап үткәрелүче бәйрәмдә Иске Тәрбит авылындагы «Сәүдияр» ансамбле, башка үзешчәннәр дә катнаша. Керәшен халкының яшәешен, сый-хөрмәтен, кунакчыллыгын күрсәткән йорт та бизәячәкләр. Елда уза торган «Керәшен чибәре» бәйгесендә катнашучы Олы Тәрбит авылы кызы Марина Тараканова да безнең райондагы гореф-гадәтләрне, йолаларны күрсәтәчәк, җырлар башкарачак. Марина бәйгенең Казанда узган әзерлек турларын да уңышлы узган.

Татарстандагы Керәшеннәр җәмгыяте башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова белән дә элемтәгә чыктык:

- Питрауда Татарстаннан гына түгел, Россиянең керәшеннәр яшәүче төрле төбәкләреннән бик күп кешеләр килә. Анда Татарстан лидерының да катнашуы безнең барыбыз өчен дә зур шатлык. Кайбычлыларның барысын да Питрауга чакырыбыз. Быел тагын да күңелле булачак. Мәскәүдән җырчы Пелагея дә килә, Татарстанның танылган җырчылары да чыгыш ясый, төрле уеннар, биюләр тынып тормаячак, - диде ул.

Әлегә кадәр үз насыйбын тапмаган егет-кызлар колагына гына әйтәбез: Питрауда димче почмагы да эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев