Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар 1 майга заманча лозунглар тәкъдим итә

1 Майда шарлар, лозунглар, кәгазьдән ясалган чәчәкләр күтәреп демонстрациягә чыккан көннәребез әле дә хәтердә. Хәзерге бәйрәм совет чорындагысыннан бик нык аерыла шул. Безнең илдә бу бәйрәмне 1917 елдагы революциядән соң митинг рәвешендә билгеләп үтәләр. «Тынычлык! Хезмәт! Май!» лозунглары белән мәйданнарга чыккан заманнар артта калды инде.1992 елдан башлап Яз һәм Хезмәт...

Николай Макаров, Хуҗа Хәсән, пенсионер:

- Мин, сугыш чоры баласы буларак, ике лозунг язар идем: «Илдә һәрвакыт тынычлык булсын!», «Экстремизм, террорчылыкка юл юк!» Хәзер Украинада барган чуалышларны, Кырымда булган вакыйгаларны телевизордан карыйм да, гаҗәпләнеп куям. Бар теләгем: илдә сугыш уты кабына күрмәсен. Тыныч тормышның кадерләрен белеп яшәргә кирәк. Бер елны безне колхоздан Кырымга салам прессларга җибәрделәр. Андагы гүзәллеккә сокланган идек.Үзем 40 ел буена тракторчы булып эшләдем, 1 Майны гел басуда эшләп үткәрдем. Бу көн гел кукуруза чәчә торган вакытка туры килә иде. Мәктәптә укыганда, митингтан соң, барыбызны җыеп, аш белән сыйлаулары да хәтеремдә.

Әлфирә Юнысова, Борындык мәктәбенең математика укытучысы:

- Ә минем лозунг мондый булыр иде: «Яшәеш упкын чигендә, уйлан, Кеше! Без - кешеләр, табигатьнең бер өлеше!» Әйләнә-тирә мохитнең пластик шешәләр, целлофан пакетлар белән пычрануы борчый мине. Кулымнан килсә, мин аларны җитештерүне бөтенләй туктатыр идем. Ул пакетларны кулланмыйм дисәң дә, булдыра алмыйсың. Хәзер кибеттә ипине де пакетка төреп бирәләр, сөтне дә пластик шешәләргә тутырып саталар бит. Атна дәвамында алардан гына да күпме чүп җыела.

Альбина Лебедева, Олы Кайбыч, ике бала тәрбия­ләүче яшь ана:

- Безнең чор балаларына 1 Май парадын күрергә насыйп булмады. Аның ничек узганын кинодан карап беләм. Мин гаиләм, иремнең әти-әнисе белән бөтен уңайлыклары булган йортта яшим. Шәһәрдәге күп кенә дусларым фатирсыз интегә, шул сәбәпле аерылышучылары да бар. Шәһәрдә дә, авылларда да яңа гаилә корып җибәрүчеләргә беренче вакыт яшәп торыр өчен бүлмә бирүне күздә тоткан программалар кабул ителсен иде. Элек бит малосемейкалар, тулай торактан бүлмәләр биргәннәр. Минем каенанам игелекле кеше, гаиләбезгә тәрбияләргә ятим бала алды. Шулардан чыгып, ике лозунг язар идем:"Яшь гаиләләргә бушлай торак!", "Социаль ятимлеккә юл куелмасын!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар 1 майга заманча лозунглар тәкъдим итә