Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар 1 октябрьгә кадәр сайларга тиеш: акчамы, әллә дарумы?

Халыкка социаль ярдәм күрсәтү, шул исәптән ташламалы рецепт буенча дару препаратлары белән тәэмин итүне дәүләт үз бурычы итеп саный. Дарумы, акчамы, дип сайлаганда, дөрес фикерләп, һәркем өчен кулай вариантны сайлый белү кирәк.

Сәламәт вакытта, хроник авырулар әллә ни борчу китермәсә, дару кирәклеген онытабыз шул. Аны акчалата "керемгә" алыштыруны кулайрак дип табабыз. Хәлебез киткәч, авыруны тиз генә җиңеп булмаслыгын, дарулар кирәклеген аңлагач, акчалата компенсациянең генә җитмәве ачыклана. Акча дәваламый бит.

Әгәр сез элек ташламалардан баш тартып, конпенсация алгансыз, һәм хәзер яңадан ташламалы дарулар ала башларга телисез икән, моны белү комачауламас: 2009 елның 1 гыйнварыннан законга үзгәрешләр кертелде.

- Социаль хезмәтләр тупланмасына өстенлек бирүчеләр бу хактагы гаризаны Пенсия фондына агымдагы елның 1 октябренә кадәр илтеп тапшырырга тиеш. 1 октябрьдән соң гаризалар каралмый, һәм ташламалардан файдалану хокукы алу өчен тагын бер ел көтәргә туры киләчәк, - ди Кайбыч район үзәк сырхауханәсенең поликлиника мөдире Бәхтияр Нигъмәтуллин.

Чынлап та, сезнең дөрес вариантны сайлавыгыз сәламәтлегегезне сакларга мөмкинлек бирә, якыннарыгыз, туганнарыгызның да тынычлыгын тәэмин итә. Катгый карарга килгәнче, табиб белән дә киңәшергә онытмагыз. Сүз уңаеннан, моңарчы ташламалы дарулар алучыларга яңадан гариза язарга кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар 1 октябрьгә кадәр сайларга тиеш: акчамы, әллә дарумы?

2
X