Кайбычлылар 14 сентябрьдә киләчәгебез өчен тавыш бирергә әзер
14 сентябрьдә, республикабызда мөһим вакыйга көтелә: Татарстан Республикасының бишенче чакырылыштагы Дәүләт Советына депутатлар сайлау булачак. Бөтен республика күләмендә әһәмиятле вакыйга башланырга санаулы сәгатьләр калып бара. Сайлауга ничек карыйсыз? 14 сентябрь, гомумән, сезнең өчен нинди көн ул? Газета укучыларыбызга әнә шундый сораулар белән мөрәҗәгать иттек.
Гөлнара Сафиуллина, Кайбыч район үзәк сырхауханәсе баш табибы урынбасары:
-14 сентябрьдә булачак сайлау - республикада яшәүче һәрбер кеше өчен, чыннан да, мөһим вакыйга. Чөнки без киләчәгебезне сайлыйбыз. Бүгенге тормышыбыздан мин бик канәгать - күгебез якты, көннәребез тыныч. Районыбыз бик күп күрсәткечләр буенча республикада әйдәп баручылар рәтендә. Тормышыбыз тотрыклы һәм имин булсын өчен, хөкүмәтебез барсын да эшли. Кем өчен тавыш бирәсебезне инде төгәл беләбез һәм сайлауга иң беренчеләрдән булып барачакбыз.Татарстанда яшәүче һәр кеше, якшәмбе көнне сайлау участогына килеп, үзенең сайлау хокукыннан файдаланырга, шулай гражданлык позициясен күрсәтергә тиеш.
Гөлинә Габдрахманова, Олы Кайбыч мәктәбе укытучысы:
- Кайбыч яшьләренең сайлауларда актив катнашачакларына ышанычым зур. Алар арасында лидерлык сыйфатларына ия булучылар күп, шуңа да үзләре артыннан иптәшләрен дә ияртсеннәр иде. Бөтен кеше дә лидер булып бетә алмый, әмма алар хезмәт урыннарында менә дигән хезмәткәрләр, уку йортларында тырышып белем алучы студентлар, спортчылар, эшмәкәрләр, гап-гади авыл хезмәтчәннәре. Сайлауларда барыбызның да тавыш бирүе мөһим.
Светлана Чернова, Олы Урсак, пенсионер:
- Сайлауга гомер-гомергә җитди карадык. Монысын да көтеп торабыз. Сайлау алды агитациясе бик көчле булды. Депутатлыкка кандидатлар турында үзебезнең район газетасыннан күп укыдык. Аерым газеталар да китерделәр. Мәктәптәге сайлау участогына төшеп, тавыш бирәчәкбез. Бу вакыйгадан бары тик яхшыны гына көтәбез, яхшыга өметләнәбез. Барыбыз бердәм булып, катнашыйк, республикабыз, Кайбычыбыз тагын да алга китсен.
Альбина Лебедева, «Кайбыч таңнары» газетасы редакциясенең система администраторы:
- Хәтерлим әле, әти-әниебез сайлауга бәйрәмгә барган кебек бара иде. Ник икәнлеген кечкенә чакта аңлап бетермәсәк тә, сайлауның кирәкле һәм зур эш икәнлеген белеп үстек. Унсигез яшем тулгач, беренче мәртәбә сайлауга барганымны әле дә булса яхшы хәтерлим. Ул сайлау Корноуховода булды. Бүләк тә биргәннәр иде әле. Инде хәзер үзебезнең ике балабыз үсеп килә. Без аларның киләчәге якты булуын телибез. Шуңа күрә дә сайлауга барыргамы-юкмы дигән уебыз юк. Әлбәттә, барачакбыз һәм, чын мәгънәсендә, эш күрсәтә торган, Кайбычыбызны тагын да ямьлерәк, уңайлырак итәргә ярдәме тиярдәй кеше өчен тавыш бирәчәкбез.
Гөлсинә Шакирова, техник-инвентарьлаштыру бюросы технигы:
- Безнең бер генә сайлауга да бармыйча калганыбыз юк. Гаиләбездә дүрт сайлаучы: каенатам Биктимер, каенанам Рания, тормыш иптәшем Ильяс һәм мин. Улыбыз Булатка 16 сентябрьдә 18 яшь тула, ике көн алданрак туган булса, ул беренче сайлаучы булыр иде. Әле аны алда бик күп сайлаулар көтә. Кызыбыз Илсинә 7 класста укый. Без үзебезнең сайлау участогына гадәттә иртә белән үк, йорт эшләренә тотынганчы ук барабыз. Кемнәр өчен тавыш бирәчәгебезне дә беләбез. Безнең киләчәктә дә тотрыклы, гүзәл Татарстанда яшибез килә. Бар теләгем: илләр тыныч булсын, балалар бәхетле булып үссен!
Әлфия Закирова, район ветераннар Советы рәисе:
- Татарстан халкы өчен мөһим булган сайлаулар көнендә мин Кайбыч районында яшәүче барлык пенсионерларны сайлауларда актив катнашырга чакырам. 14 сентябрьдә без Татарстан Дәүләт Советының яңа составын сайлыйбыз. Безнең республика - икътисади һәм cоциаль проблемалар уңышлы, нәтиҗәле хәл ителә торган төбәк. Ул Россия күләмендә лидер, абруе зур. Шуңа да инвестицияләр дә ныграк җәлеп ителә, ә бу республиканың икътисади яктан үсеше өчен зур этәргеч. Татарстан - милләтләр дуслыгының ачык мисалы һәм без, өлкән буын кешеләре, тынычлыкта яшәвебез белән чиксез горурланабыз. Сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган сугыш һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре өчен бу бик мөһим. Хезмәт, гаилә, Ватанга мәхәббәт - Татарстан, шул исәптән Кайбыч халкының төп рухи кыйммәтләре әнә шулар. Без, ветераннар, даими рәвештә Хөкүмәтебез кайгыртуын тоеп яшибез. Пенсия вакытында бирелә, Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен бөтен уңайлыклары булган йортлар төзелә. "Чиста су" программасы буенча өйләребезгә кергән су чәйләребезне тәмле итә. Авылларның социаль йөзен тамырдан үзгәртүче программаларга шатланып туя алмыйбыз. Безнең буын кешеләре шундый матур көннәр өчен тырышып эшләде бит инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев