Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар балалар бакчасына түләгән өчен өстәмә компенсация алу хокукыннан файдалана

Агымдагы елның 1 июленнән сентябренә кадәр социаль яклау органнарында балалар бакчасына түләгән өчен өстәмә компенсация алу хокукын яңадан теркәү башлана. Бу хакта укучыларыбызны тулырак таныштыру өчен без республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Кайбычтагы 22 нче бүлеге мөдире Исламия Нигъмәтуллинага мөрәҗәгать иттек.

- Мәгълүм булганча, бу елның 1 гыйнварыннан баланы балалар бакчасына йөрткән өчен түләү күләме артты. Баласы булган һәм гаиләдә кеше башына уртача айлык керем 20 мең сумнан артмаган очракта өстәмә компенсация билгеләнә. Ягъни, әти-әниләр кесәсеннән чыккан акчаны өстәмә компенсациялиләр. Беренче яртыеллыкта балалар бакчаларына түләгән акчаны компенсация рәвешендә кире кайтару буенча безнең районда 232 гаилә гариза һәм документларның тулы пакетын тапшырган иде. Ул документлар гыйнвардан июнь ахырына кадәр гамәлдә булды. Хәзерге вакытта бу хокукны югалтмас өчен аларны яңартырга кирәк. Шуңа да 1 июльдән документларны яңадан туплау эше башланды. Балалар бакчасына компенсация алу хокукын саклау өчен бүгенге көндә унбишләп гаилә документларын тапшырды инде. Без ата-аналарны башкарма комитет тарафыннан расланган график нигезендә кабул итәбез. Әлеге исемлекләр барлык балалар бакчаларында да бар. Ниндидер сәбәпләр белән билгеләнгән көнне безгә килә алмыйлар икән, аларның шул айдан да соңга калмыйча социаль яклау бүлегенә килүләрен үтенәбез. График буенча кабул итү 18 июльгә билгеләнеп тә, гариза бирүче августта, сентябрьдә генә безгә мөрәҗәгать итә икән, аңа узган айлар өчен компенсация кайтарылмый. Шуңа да тимерне кызуында сугып калырга кирәк.

Өстәмә компенсация алу өчен документлар әлләни күп тә кирәкми. Гаиләдәге һәр кешенең эш урыныннан соңгы өч айдагы керемнәре турындагы белешмә, балалар бакчасы белән килешү кәгазе, шәхесне раслаучы документ, яңадан исәпләү өчен гариза тапшыру җитә.

Өстәмә компенсация алуга гаризалар саны 20 дән ким булса, без аларны үзебездә кабул итәбез. Хуҗа Хәсәндә гаризалар саны аннан артыграк, шуңа да 29 июльдә андагы "Аленушка" балалар бакчасына үзебез "мобиль офис" белән барып, әти-әниләрдән документлар кабул итәбез. Бу ата-аналарга уңайлыклар тудыру максатын күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар балалар бакчасына түләгән өчен өстәмә компенсация алу хокукыннан файдалана