Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар бәрәңге уңышыннан канәгать түгел

Авылда кызу эш өсте - халык егылып бәрәңге ала. Урамда кемне генә очратма, сорамый калмас: "Бәрәңге алдыңмы әле, эреме, вакмы?" Икенче икмәк уңышы турында без дә укучыларыбыздан сорашып алырга булдык.

Фидания Камалова, Чүти:

Быел әллә ни сөендермәде шул бәрәңге. Елдагыча эре түгел, утыртканнан да азрак алдык. Орлык бәрәңгене яңартырга, яңа сортлар алыргамы, дип уйлаштык. Күршеләрнеке нихәлдер, белмим. Авылдашларым да бәрәңге бакчасыннан керми, явым-төшем булмаган арада һәркем булганын җыеп калырга ашыга.

Мәхмүт Сәгунов, Кошман:

Әле ала башламадык. Кеше зарлангач, урыны-урыны белән казып карадым, югыйсә, эре генә бәрәңгеләр чыкты. Сабы яшел булгач, ашыкмыйбыз әле, матур көннәр булыр, өлгерербез.

Сәгыйдә Гатиятова, Морза Бәрлебашы:

Бәрәңге мәсьәләсендә ел уңышлы килмәде. Чыгышы да күп түгел, базларны тутырып булмады быел. Ә бит күпме хезмәт куйдык - чүбен генә дә алты мәртәбә утап чыктык! Күршеләр белән көлештек әле, чүп үләннәренең орлыгы яңгыр белән явамы икән әллә, дибез, утап өлгереп булмый. Үткән елда күпъеллык үлән үскән җирдә быел бәрәңге үстерүчеләрдә уңыш бар, дип беләм. Элек көз буе бәрәңге аралап, эресен-вагын аера идек, быел бу мәшәкатьтән азат ителдек.

Александра Маклашова, Ябалак:

Бәрәңге башка төрле быел, үзе кортлы. Әлләни мактанырлык түгел шул. Кышка җитәрлек булгач, анысына да канәгатьбез. Элекке заманнардагы кебек бәрәңге генә ашап яшәсәк, куркыр да идек, шөкер, өстәлдә сый-нигъмәт мул вакытлар килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар бәрәңге уңышыннан канәгать түгел