Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар Буага праймеризга бара

Агымдагы елның 14 сентябрендә узачак сайлауларга Татарстан Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатуралар билгеләү өчен иртәгә Буада праймериз үткәрелә.

Праймериз, ягъни, партия эчендә башлангыч тавыш бирүдә Иделаръягы районнары вәкилләре катнаша. "Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина хәбәр иткәнчә, праймеризда бездән 22 кеше катнаша. Аларның унбере - "Бердәм Россия " партия­сеннән, калганнары "Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтеннән. Партия Уставы буенча праймериз сайлау алдыннан үткәрелә һәм ул кандидатларның иң лаеклыларын гына сайлап алырга мөмкинлек бирә. «Бердәм Россия» партиясенең XI съездында праймериз процедурасын мәҗбүри рәвештә үткәрү нормасы партиянең Уставына да кертелде. Башка партияләрдә аны үткәрү практикасы юк. Бездә Борындык, Ульнково авыл җирлекләре депутатлары да праймериз аша узган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев