Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар Чыңгыз Айтматов иҗатын ярата

Республикадагы балалар китапханәсе март аенда игълан ителгән "Чыңгыз Айтматов: язучы, гуманист" бәйгесенә әле шушы араларда гына йомгак ясады.

Олуг язучының 85 еллыгына багышланган әлеге бәйге аның бай әдәби мирасын, тормыш юлын өйрәнү, яшьләрдә китап укуга мәхәббәт уяту, аларны китапханәләргә тарту максатында оештырылган иде. Бу бәйгегә Федоровское, Хуҗа Хәсән, Борындык һәм Олы Кайбыч китапханәләренә йөрүчеләрнең иҗат эшләре җибәрелгән. Оештыру комитеты Хуҗа Хәсәннән Валентина Казакова, Зоя Шупшина, Олы Кайбычтан Резидә Зиннәтуллина, Борындыктан Рамил Тимершинның эшләрен уңай бәяләгән. Алар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар Чыңгыз Айтматов иќатын ярата

2
X