Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар, газетага язылып, айпад ота ала

2015 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе башланды. Подписка чорын уңышлы үткәреп җибәрү максатында "Татмедиа" җәмгыяте үзе карамагындагы матбугат чараларына иң күп язылучыларны бүләкләргә җыена.

Әлеге бәйгедә төп приз - айпад. Аннан тыш, цифрлы өч фотоаппарат һәм 50 кызыксындыру бүләге (канцелярия товарлары җыелмасы) бирү карала. «Кайбыч таңнары» газетасына да язылыгыз, икенче елда да бергә булыйк. Җиңүчене язылу квитанциясендәге гомуми сумма буенча билгеләячәкләр. Бәйгегә йомгак 15 февральгә кадәр ясала һәм җиңүчеләрнең исемнәрен "Татмедиа" сайтында игълан итәчәкләр. Моның өчен матбугатка язылу турындагы квитанциянең күчермәсен "Татмедиа" агентлыгына җибәрергә кирәк. Адресы: Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2, "Подписчиклар конкурсы"на.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар, газетага язылып, айпад ота ала