Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар “Идел – гражданлык университеты” проекты буенча укуда

31 майда "Бердәм Россия" Бөтенроссия партиясенең Татарстандагы төбәк бүлегенең "Идел - гражданлык университеты" проекты буенча укулар узды. Ул "Гражданлык университеты" федераль партия проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Сәясәт һәм җәмәгатьчелек эшлеклеләренең һөнәри дәрәҗәсен үстерүгә юнәлдерелгән әлеге укулар видеокиңәшмә рәвешендә дә барды. "Идел - гражданлык университеты" тыңлаучылары алдында беренче лекция белән партиянең Татарстан төбәк бүлеге сәяси Советы секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Казан федераль университетында узган бу чарада Татарстанның партия активы һәм университетның филиалларында эшләүчеләр, укучылар, барлыгы мең ярым кеше катнашты. Алар арасында Надеждино һәм Мөрәле авыл җирлекләре башлыклары Екатерина Савельева белән Ринат Зиннәтуллин да бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Идел – гражданлык университеты” проекты